ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле районы Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Любовь Васильевна Фадеевка - 90 яшь

12 апрель 2017, 01:00

Чүпрәле районы Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Любовь Васильевна Фадеевка - 90 яшь Юбилярны туган көне белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы Алексей Сарафанов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килгән иде.

 (Чүпрәле, 12 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова) Чүпрәле районы Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Любовь Васильевна Фадеева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы Алексей Сарафанов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килгәннәр иде. Алар Любовь Васильевнаны туган көне белән тәбрик итеп, РФ Президенты Владимир Путинның исеменнән җибәрелгән котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Любовь Васильевна күп балалы гаиләдә дөньяга килә, аның ике абыйсы һәм өч апа-сеңелләре була. Бүгенге көндә бертуганнарының барысы да вафат булганнар инде. Тормыш иптәше Петр исә Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Тормыш иптәше Петр белән алар тыныч тормышта ике балага - кызлары Елизаветага һәм уллары Петрга гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше дә, уллары Петр да иртә вафат булалар. Любовь Васильевнаның кызы Елизавета тормышта, Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә яши. Бүгенге көндә Любовь Васильевна ялгызы гына яши, дөресрәге, кызы белән кияве янында кыш чыга, язын исә туган авылына, үз өенә кайта. Ә өйне аңа Бөек Ватан сугышы ветераны толы буларак, программа нигезендә, 2010 елда төзиләр. Өендә барлык шартлар да тудырылган, җылы, җайлы, телефон тоташтырылган. "Мин хәзер чит илгә дә шалтырата алам",- дип шаярта ул. Туган авылында аңа ярдәмче итеп социаль хезмәткәр Ләйсән Мәүлетова билгеләнгән, диелә район хәбәрендә.

Любовь Васильевна гомере буе эшләгән, соңгы 40 елын Иске Шәйморза участок хастаханәсендә икътисадчы булып хезмәт куйган. Үзе әйтүенчә, беркайчан да авырып, өйдә утырмаган, хастаханәдә дә дәваланмаган. Безне дә ул үз аякларында ишек катына чыгып каршы алды. Әмма менә соңгы елларда йөрәге бераз үзен сиздерә башлаган икән.

-Иске Шәйморза участок хастаханәсе коллективы бик яхшы иде, бер-беребезне аңлап эшләдек, мине бик хөрмәт итәләр иде,- ди ул үткән яшьлек елларын искә алып.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10