ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды

12 апрель 2017, 05:00

Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды Әдипләр Әсәй китапханәсендә балалар белән аралаштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирделәр.

(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова).  Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды. Күренекле шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны авылдашлары бик дулкынланып көтеп алдылар, дип яза район матбугаты.

Әлеге очрашуны Әсәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык ансамбле моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Кичәдә шулай ук шагыйрь Илдус Гыйләҗев тә катнашты. Алар Флера Гыйззәтуллина белән үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, әсәрләренең язылу тарихын сөйләделәр. Кичәне Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров, Алсу Мөхәммәтҗанованың җырлары бизәде.

Аннан соң әдипләр Әсәй китапханәсендә балалар белән аралаштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирделәр, диелән район газетасы хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10