ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтнең яшь гвардиячеләре Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы өлкәннәрне сөендерделәр

12 апрель 2017, 00:00

Әлмәтнең яшь гвардиячеләре Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы өлкәннәрне сөендерделәр Алар якынлашып килүче Май бәйрәмнәре белән котлап, өлкәннәргә бүләкләр өләште, әңгәмә корды.

(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” бүлекчәсе штабы Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен сөендерде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Алар якынлашып килүче Май бәйрәмнәре белән котлап, өлкәннәргә бүләкләр өләште, әңгәмә корды, “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында яңартылган палатадагы шартлар белән кызыксынды. Өлкән буын яшьләрнең бу гамәлләрен шатланып кабул итте, игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10