ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саба шагыйрәсе, популяр җырлар авторы Илмира Гыймаеваның яңа китабы тәкъдим ителде

11 апрель 2017, 07:00

Саба шагыйрәсе, популяр җырлар авторы Илмира Гыймаеваның яңа китабы тәкъдим ителде «Диңгез кебек безнең күңелләр» китабы яңа гына "табадан төшкән"

(Саба, 11 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба шагыйрәсе, популяр җырлар авторы Илмира Гыймаеваның яңа гына табадан төшкән «Диңгез кебек безнең күңелләр» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды, дип яза "Саба таңнары" газетасы.

Саба район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсе утырышында Саба районының шигъри җанлы кызы, өч китап авторы Илмира Гыймаева яңа гына табадан төшкән иҗат җимеше – «Диңгез кебек безнең күңелләр» китабы тәкъдим ителде.

Әлеге утырыш матур шигърият бәйрәмен хәтерләтеп, Илмира ханымның яңа китабына тупланган шигырьләре укылды. Шагыйрәнең шигырьләре табигать матурлыгына соклануга, якты, ачык төсләргә бай тирән уйга калдырырлык фәлсәфи фикерләргә, поэтик табышларга, хыял күәсенең киң булуы белән үзенчәлекле. Шулай ук Илмира ханымга һәр вакыйганы шигъри телдә образлы итеп әйтә белү осталыгы хас. «Мишә дулкыннары» берләшмәсе әгъзалары талантлы якташыбызның ижатына югары бәя бирделәр, шигырьләренең җырлап торуына басым ясадылар. Утырышта райондашыбыз, һәвәскәр композитор Рөстәм Зарипов шагыйрәнең «Безнең җыр», «Кайда соң, иркәм?» шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкаруы шигьри бәйрәмне тагын да ямьләде. Шигъри җанлы райондашыбызга киләчәктә дә илһам чишмәсенең саекмавын, яңадан-яңа иҗат уңышлары телисе килә, диелә район хәбәрендә.

.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10