ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Төркия референдум алдында: парламент республикасы булып каламы, президент идарәсенә күчәме

10 апрель 2017, 13:10

Төркия референдум алдында: парламент республикасы булып каламы, президент идарәсенә күчәме Бүген төрекләр “Әйе” һәм “Юк” диючеләргә мөнәсәбәтле икегә бүленгән

(Истанбул, 10 апрель, “Татар-Информ”, Рушания Алтай). Төркия илдә идарә системасын үзгәртүгә кагылышлы референдумга әзерләнә. 16 апрельдә халык, “Әйе” яки “Юк” дип, илнең язмышын билгеләячәк.

Хакимияттәге “Гаделлек һәм үсеш” партиясе теләгәнчә, “Әйе” җавабы күпчелекне тәшкил итсә, Төркия 94 ел яшәп килгән Парламент системыннан Президент системасына күчәчәк. Моның нәтиҗәсендә Төркия Конституциясе үзгәрәчәк. Бу хәзерге Президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның вәкаләтләрен арттырачак.

Бүгенге көндә Төркия халкы икегә бүленгән. Аның бер өлеше референдумда “Әйе” дип тавыш бирергә җыенса, оппозициядәге фиркаләр “Юк” диюне яклый. Бу җәһәттән һәр ике төркем дә илнең зур шәһәрләре һәм бистәләрендә төрле мининглар үткәрә. Андыйларның иң соңгысы шимбә көнне Истанбулда үтте. Анда Төркиянең төрле министрлары, Премьер-министры һәм Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган халыкны уңай җавап бирергә өндәде.

Аеруча шәһәрләрнең халык күп йөри торган урыннарында да “Әйе” яки “Юк” дип җавап бирүне пропагандалый торган чаралар уздырыла. Бу - урамнарда халыкка аңлату эше алып бару, ни өчен “Әйе” яки “Юк” дияргә кирәклеген ачыклаган брошюралар тарату, референдумга катнашырга чакыру кебек эшләрдән гыйбарәт.

Референдум нәтиҗәләренең күпчелеген уңай җавап тәшкил итсә, 18 яшен тутырган ватандашлар парламентка сайлана алачак. Моңа кадәр, депутат булу өчен, 25 яшькә җитү сорала иде. Яңа Конституция маддәләре нигезендә, депутатларның саны да арттырылачак. Хәзерге Парламент 550 депутаттан торса, яңа системада милләт вәкилләре санын 600гә җиткерү каралган.

Яңа Конституциядә Премьер-министр вазифасы бетерелә яки аның вәкаләтләре чикләнә, аның урынына президент ярдәмчеләре вазифалары булдырыла һәм Президентка үз ярдәмчеләрен, министрларны билгеләү хокукы бирелә.

Моңа кадәр Төркиядә илбашы тарафсыз булырга һәм илдәге барлык партияләрне тигез күрергә, Президент вазифасына керешкәннән соң, үзе җитәкләгән партия белән элемтәсен өзәргә бурычлы булса, яңа Конституция буенча президент булып сайланган кеше үз фиркасендә кала.

Судьялар һәм прокурорларның югары шурасы әгъзаларын билгеләүдә Президентка зур вәкаләтләр биреләчәк. Яңа Конституция маддәсендә әлеге шура әгъзаларының яртысын турыдан-туры президент үзе билгели, ә калган яртысын парламент сайлаячак. Шунысын әйтергә кирәк, бу оешма судья һәм прокурорларның вәкаләт һәм вазифаларын да билгели. Нәтиҗәдә, Төркиянең канун чыгару оешмасы һәм Башкарма хакимият вазифалары белән беррәттән, хөкем чыгару системасының вазифаларын билгеләү бер генә кеше кулына - Президентка күчә.

Боларны исәптә тотып, референдумда тискәре җавап бирергә җыенучылар Төркиянең диктаторлыкка таба баруын, илнең Мостафа Кемаль Ататөрек принципларыннан ераклашуын белдерәләр.

Шуңа күрә күрә, референдумга санаулы көннәр генә калганда, ике як та пропаганда чараларын аеруча көчәйтте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10