ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч районында үзара салым акчасын җыю уңышлы тәмамланды

9 апрель 2017, 05:01

Кайбыч районында үзара салым акчасын җыю уңышлы тәмамланды Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлаучыларга үзара салым акчасын җыюда актив катнашканнары өчен тирән рәхмәтен белдерде

 (Кайбыч, 9 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). Кайбыч районында үзара салым акчасын җыю уңышлы тәмамланды. Барлык җитәкчеләр катнашында узган чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлаучыларга үзара салым акчасын җыюда актив катнашканнары өчен тирән рәхмәтен белдерде, дип яза район басмасы. 

Әлеге планерканың көн тәртибе буенча, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл җирлекләрендә үзара салым акчасының ничек җыелуы белән таныштырды. Ул билгеләп узганча, үзара салым буенча алып барылучы дәүләт сәясәте безнең районда да уңышлы чагылыш таба.

– Үзара салым буенча шундый механизм булмаса, безгә, мөгаен, аны уйлап табарга кирәк булыр иде. Чөнки әлеге дәүләт программасы нигезендә районда зур күләмле эшләр башкарыла. Моңа кадәр андый мөһим эшләр, финанслар җитмәү сәбәпле, еллар буена үз чиратын көтеп ята иде, – диде ул. –Үзара салым референдум үткәрү нигезендә генә җыела һәм бер календарь елында бер генә тапкыр. Татарстан Хөкүмәте булган тәҗрибәдән чыгып карар кабул итте: алдагы еллардан аермалы буларак, хөкүмәт халыктан җыелган акчаны беренче квартал нәтиҗәләре буенча финанслаячак. Моңа кадәр без аны казначылык счетына яртыеллык нәтиҗәләре буенча тапшырдык. Шул сәбәпле, уңайлы вакыт кулдан ычкына иде, ягъни төзелеш эшләренә акча килгәннән соң гына соңга калып тотынырга мәҗбүр булдык. Шуңа күрә дә хөкүмәттән акча иртәрәк килсен, быел үзара салым буенча билгеләнгән эшләрне уңышлы тормышка ашыру өчен референдумны иртәрәк –узган елның 20 ноябрендә үткәрдек. Бу безгә планда билгеләнгән төзекләндерү эшләренә җәй айларына кадәр керешергә мөмкинлек бирәчәк. Үзара салым акчасын җыю бөтен авыл җирлекләрендә дә уңышлы бара. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы түләүдәге авырлыкларга бәйле рәвештә аерым кыенлыклар булса да, авыл хезмәтчәннәре дә аны түләде. Сайлаучыларның 100 проценты да үзара салым акчасын авыл җирлегенә тапшырды дип әйтеп булмый әле, арада, кызганычка каршы, акчалары юклыктан түгел, ә гомуми эшкә кушылырга теләмәүче үзсүзле кешеләр бар. Мондый очракларда без гамәлдәге законнар нигезендә эш итәбез. Шуны аңларга кирәк, референдум сайлаучыларның тавыш бирүе нигезендә уза, ул – муниципаль-хокукый акт. Норматив-хокукый актларны үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Мондый очракларда авыл җирлеге башкарма комитеты судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була һәм, гадәттә, ота. Шул сәбәпле, үзара салым түләүдән баш тартучылар салым акчасыннан берничә тапкырга артыграк акча түләргә мәҗбүр була. Референдумда катнашучы сайлаучылар исемлегенә 10561 кеше кертелгән иде. Аларның зур күпчелеге үзара салым акчасын түләде һәм үзләренең гражданлык бурычларын үтәде. Бу – республика районнары арасында югары күрсәткеч һәм ул халыкның да, оештыручылар – авыл җирлекләре хезмәткәрләренең дә җаваплылык тоеп эш итүләрен күрсәтә. Шуңа күрә дә район башлыгы сайлаучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Быел да үзара салым акчасына җирлек әһәмиятендәге мөһим эшләр башкарылачак. Барлык авыл җирлекләрендә дә халык мөрәҗәгатен тормышка ашыру юнәлешендә максатчан эш алып барылачак. Боларның барысы да авылларыбызны төзекләндерү, без яшәгән тирәлекне матурлау, халык өчен уңайлы итү максатында эшләнә, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10