ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Мәдәният

Чулпан Хаматова Рудольф Нуриев турындагы фильмда уйнарга ризалашкан

8 апрель 2017, 18:20

Чулпан Хаматова Рудольф Нуриев турындагы фильмда уйнарга ризалашкан Нуриевны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Ивенко, коллегасы Юрий Соловьевны - "искиткеч биюче Сергей Полунин" уйнаячак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Актриса Чулпан Хаматова, балет артистлары Олег Ивенко, Сергей Полунин яшь Рудольф Нуриев турындагы фильмда уйнаячаклар, фильмны британ актеры һәи режиссеры Райф Файнс төшерергә ниятли. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Фильм күренекле рус биючесе Рудольф Нуриев, аның Ленинградта узган студент еллары, Франциядәге драматик вакыйгалары һәм анда калу карары турында булачак", - дип аңлаткан Файнс журналистларга шимбә көнне.

"Интерфакс"ка җавабында Файнс картина сценариенең биюче биографиясенә нигезләнгән булуын җиткергән.
Ул Нуриевны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Ивенко, ә аның коллегасы Юрий Соловьевны - "искиткеч биюче Сергей Полунин" уйнаячагын җиткергән.

Алдан фильм җәен төшереләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Картинаның чыгу вакыты һәм исеме әлегә хәбәр ителми.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10