ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

5 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

5 апрель 2017, 21:00

5 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Татарстан Президенты эшмәкәрләр белән очрашты, Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулды, "Рубин" футболчылары "Урал"га каршы уенга әзерләнә.
 
Без бизнес үсеше өчен шартларны, мохитне күзәтеп торырга тиеш - Татарстан Президенты/Президент каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның IV киңәйтелгән утырышында 280 эшмәкәр катнаша.
 
Мөфти Таҗетдин Петербургтагы теракттан соң экстремизм белән көрәшне көчәйтергә чакыра/Санкт-Перербургтагы теракт 14 кешенең гомерен өзде, шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде.
 
Татарстанның ике проекты “Бәллүр компас” илкүләм премиясенә дәгъва итә/Казанның 1нче Балалар рәсем сәнгать мәктәбенең “Хәзинә” балалар иҗатында татар йолалары" проекты да премиягә дәгъва итә.
 
Фермерлар ярминкәләрдә сәүдә нокталарын бүлү мәсьәләсендә ярдәм сорый/Татарстан Президенты җәйге сезон башланганчы, бу эшне тәртипкә китерергә кушты.
 
Ата-аналар балаларның нинди социаль төркемнәрдә булуын күзәтеп торырга тиеш – Л.Сулима/Белгечләр, балаларның үз-үзенә кул салуын булдырмый калу өчен, ата-аналарга киңәшләр бирде.
 
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Галимҗан Барудиның 25 хезмәтен таптык/Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулды.
 
Танылган татар балеринасы Галия Измайловага Томскида истәлек тактасы куя алмыйлар/Эш берничә елга сузылды, якын киләчәктә мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәм, ди Татар мәдәнияте үзәге вәкиле.
 
Россия кубогына хуҗа булу өчен тырышачакбыз – Хавьер Грасия/"Урал"га каршы матч ярымфинал уены гына гына булса да, без аны финал буларак кабул итәбез, ди баш тренер.
 
Казан халкы Уфа һәм мәхәббәт турында яңа башкорт фильмын тамаша кылды/Казанның "Мир" кинотеатрында "Из Уфы с любовью" романтик комедиясе күрсәтелде.
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10