ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда иртәгә һава температурасы 9 градуска кадәр күтәрелә

5 апрель 2017, 20:32

Татарстанда иртәгә һава температурасы 9 градуска кадәр күтәрелә Республикада 6 апрельдә аязучан болытлы һава сакланачак, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача җил булуы ихтимал.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, иртәгә, 6 апрельдә аязучан болытлы һава сакланачак, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булуы фаразланыла.

Татарстанда һава температурасы төнлә  +1..-4, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+9 градус булачак.

Казанда төнлә һәм көндез явым-төшемнәрсез, аязучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан уртача җил исүе көтелә. Һава температурасы төнлә – +1..-1, көндез +5..+7 градус була, дип фаразлый синоптиклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10