ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан халкы Уфа һәм мәхәббәт турында яңа башкорт фильмын тамаша кылды

5 апрель 2017, 19:56

Казан халкы Уфа һәм мәхәббәт турында яңа башкорт фильмын тамаша кылды Казанның "Мир" кинотеатрында "Из Уфы с любовью" романтик комедиясе күрсәтелде.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан тамашачысы Уфа режиссеры Айнур Аскаровның нигездә Башкортстан прокаты өчен төшерелгән фильмын Башкортстан тамашачысына караганда алдарак күрде. “Время” кино Бөтенросия форумы кысаларында режиссер үзенең “Из Уфы с любовью” романтик комедиясен тәкъдим итте.

Прокатка ул 12 апрельдән чыгачак. Ә Казанның “Мир” кинотеатрында 20 апрельдән күрсәтелә.

“Из Уфы с любовью” – режиссерның беренче тулы метражлы фильмы. Казан җәмәгатьчелеге, аеруча, Казан халыкара мөселман кинофестивален яратучылар Айнурның кыска метражлы нәфис фильмнары һәм документаль фильмнары белән яхшы таныш. “Айнур Аскаров күз алдыбызда үскән режиссер”, – диләр фестивальне оештыручылар.

Айнур һәр кешегә аңлаешлы җиңел комедия төшергән. “Мин Питер FM”, “Я шагаю по Москве” кебек фильмнар белән рухланып эшләдем”, – ди ул. Дөрес, режиссер фильмның исеме уңышлы булуына артык ышаныч белдерми. Бу исемнең Башкортстан тамашачысы өчен генә кызыклы булуын таный. Әмма фильмның төп тамашачысы Башкортстанда икәнлегенә ышана.

Шулай да Татарстандагы прокатка да зур өметләр баглый. Бирегә кино төшерү төркеме, артистлар белән килеп презентация ясау хыялы да бар.

Төп герой – Урал Азналин, әбисе янында авылда үскән егет, армиядән кайтып төшә. Әмма сөйгән кызы аны ташлаган – чөнки Гөлназның кияүгә чыгып авылга кайтасы килми. Алай гына да түгел – егетнең гаилә реликвиясе булган йөзеген дә саткан. Алга таба вакыйгалар егетнең яңа табылган дуслары белән йөзекне эзләү мәрәкәсе тирәсендә бара. Шактый авырлыклар күреп булса да, егет йөзеген таба, йөзеге белән бергә мәхәббәтен дә. Егетнең мәхәббәте образында режиссер яшел чәчле, скутерлы заманча кызны сайлаган.

Төп рольне башкарган Аскар Нагаев – әле студент. Аның белән бергә фильмда Башкортстан Милли яшьләр театры директоры Азат Җиһаншин, М.Гафури театрының күренекле актерлары Хөрмәтулла Үтәшев, Алмас Әмиров уйный. Уралның дусты ролендә Башкортстанда популяр актер, Алмас Әмировның улы – Эмиль Талипов.

“Мир” кинотеатрында фильмны караган тамашачыга әбинең сөйләү рәвеше кызыксыну тудырды. “Бу бит үзенчәлекле сүгенү сүзе. Башкорт телен белмәүчеләргә ничек аңлатыр идегез?” – дип сорадылар режиссердан. Ул әлеге сүзләрнең рус теленә тәрҗемәсе мәгънә бирмәячәген, бары тик башкорт әбиләре генә куллана торган халык фольклоры булуын әйтеп, башкорт колориты дип ассызыклады.

2016 елда Башкортстанда танылган режиссер Булат Юсуповның Ренад Еникеев белән бергә төшергән тулы метражлы “Наган “ фильмы зур прокатка өметләнсә дә, салынган акчаларын аклый алмады, прокат барып чыкмады, “шуның белән тамашачының милли кинога булган өметен өзде”, – дип язды кино тәнкыйтьчеләре.

“Из Уфы с любовью” фильмын карарга килегез – без сезнең “Үз кинобыз начар” дигән стереотипларыгызны ватабыз”, дип язган Айнур социаль челтәрдәге битенә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10