ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада реконструкция ясалган чистарту корылмаларын карады

5 апрель 2017, 10:32 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада реконструкция ясалган чистарту корылмаларын карады Татарстан Президенты Түбән Камада эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Түбән Кама шәһәрендә. Республика лидеры шәһәрдә реконструкция ясалган хуҗалык-көнкүреш агынты сулары чистарту механик узелын карады. Чистарту узелы 1966 елда эшләтеп җибәрелгән булган. Бирегә керүче агынты суларның 79 проценты – сәнәгать, 21 проценты – коммуналь хуҗалыклардан килә. Алдагы төзекләндерү 1980 елда үткәрелгән булган. Ул вакытта комплексның куәте 4 тапкырга артып, тәүлегенә 213 мең кубометрга кадәр чистарту дәрәҗәсенә җиткән.

Чираттагы реконструкция агынты суларга таләпләр катгыйлану уңаеннан башкарыла. Хәзерге вакытта эшнең беренче чираты төгәлләнгән - хуҗалык-көнкүреш агынты сулары чистарту механик узелы төзелеп беткән. Чистарту схемасыннан беренчел көнкүреш отстойниклары алынган һәм хәзер комлы һәм башка матдәле калдыклар камера аркылы күчеп, биочистарту корылмаларына юнәлә.

Яңа җиһаз 5 ммдан эрерәк барлык көнкүреш чүбен тигезли һәм аннан соңгы процесслар чистарту дәрәҗәсен шактый нык арттыра.

Биочистарту корылмаларын төзекләндерүнең икенче чираты эш процессында. Биредә химик яктан пычранган агынты суларны механик чистарту узелы яңартылачак. Схемага өстәмә җиһазлар кертү ниятләнелә. Полимер һәм флотаторларны җыю һәм агынты сулардан органик матдәләрне чыгару бассейны булачак.

2018 елда биредә сәнәгать оешмаларыннан килгән агынты суларны чистарту өчен яңа коллектор төзелешенә тотынырга ниятлиләр. Коллекторның озынлыгы 13 километр булачак, ул сәнәгать мәйданнарын һәм чистарту корылмаларын тоташтырачак. Коллектор торак пунктлардан да ерак булачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10