ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя
Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде
Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша

Авыл

Әтнә хуҗалыклары язгы чәчүгә әзер

5 апрель 2017, 01:00

Әтнә хуҗалыклары язгы чәчүгә әзер Тулаем алганда, район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерлек югары дәрәҗәдә, дигән фикердә Казан белгечләре.

(Әтнә, 5 апрель, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге делегация Әтнә районы хуҗалыкларында булып, язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде, дип яза район басмасы.

Министрлыкның механикалаштыру бүлеге вәкиле Илнар Габбасов – техника, ә җир эшкәртү секторы мөдире Ренат Ногманов орлыкларны һәм амбар техникасы әзерлеге белән таныштылар. Аларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов, “Гостехнадзор”ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Рафил Сабиров, орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Тәлгать Садыков озатып йөрде.

Тулаем алганда, район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерлек югары дәрәҗәдә, дигән фикердә Казан белгечләре. Алар белән бергә Земля и землица”дан килгән Владимир Белосков та соклануын яшермәде:

Элеккене җимермичә саклагансыз, кирәген яңарткансыз, – дип куйды.

 Хуҗалыкларда 98 процент тракторлар һәм 100 процент чәчкечләр әзер, - диюләре ошады.

Шулай да кайбер кимчелекләр бар. Әмма аларны тиз арада төзәтеп була. Ә тулаем алсак, республика белгечләрен яңа чәчү агрегатлары, культиваторлар сокландырды. Аннан да бигрәк, бездәге “Кулибин ысулы” белән яңартылган, төзәтелгән, сафка баскан агрегатларга гаҗәпләнделәр.

Әйтик, “Шахтер” һәм “Ленин”дагы гидравлик сцепкалы тырмаларны гына алыйк. Хәер, бу хакта газетада да яздык инде – аның белән эшләү тракторчыга да уңайлы, экономия һәм вакыт ягыннан да отышлы. “Таң”да киң итеп ала торган культиваторны аммиак кертә торган итеп көйләү дә моның ачык мисалы.

Ә орлыкларга килсәк, әйтүләренчә: халәтләре – идеаль. Монда да яңалык - “Тукай”да орлык агулау агрегаты оештырып куйганнар.

Кыскасы, сокланып кына түгел, күп кенә яңалык алып киттеләр тикшерүчеләр. Ә хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлегенә әйләнеп кайтсак, баллар нигезендә иң яхшысы “Ленин”да дип табылды. Аннан кала “Күшәр” хуҗалыгы яхшы әзерлекле. Башкаларны да исәптән чыгарырга ярамый: җиңүчеләрдән әллә ни калышмадылар, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10