ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Әлмәт районы Мәмәт укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады

5 апрель 2017, 02:00

КФУның халыкара фәнни-белем бирү үзәге Н.И.Лобачевский елына багышлап, «Татарстан математик мәсьәләләрдә» темасына республика бәйгесе уздырды.

(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Мәмәт укучысы туган якның математик мәсьәләләре республика бәйгесендә призлы урынга ия булды, дип яза район басмасы.

КФУның халыкара фәнни-белем бирү үзәге тарафыннан Н.И. Лобачевский елына багышлап, «Татарстан математик мәсьәләләрдә» темасына республика бәйгесе уздырылды. Анда республиканың 20 районыннан икенче турга чыккан 250 мәктәп укучысы катнашты. Мәмәт мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Адилә Галимова (укытучысы М. Гыйләҗева) «Минем кече Ватаным математик мәсьәләләрдә» номинациясендә чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Адиләнең эше «Татарстан математик мәсьәләләрдә» җыентыгына кертелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10