ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәттә Эшче хоккей лигасы чемпионы ачыкланды

5 апрель 2017, 04:00

Әлмәттә Эшче хоккей лигасы чемпионы ачыкланды Быелгы ярышлар алтынчы тапкыр оештырылды һәм анда компания системасына караган предприятие-идарәләрдән 6 команда көрәште.

(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Татнефть» Ачык акционерлык җәмгыяте профкомы кубогына уздырылган Эшче хоккей лигасы (РХЛ) чемпионы билгеле, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Быелгы ярышлар алтынчы тапкыр оештырылды һәм анда компания системасына караган предприятие-идарәләрдән 6 команда көрәште. «ТаграС-Нефтегазстрой» – «ТаграС-ЭнергоСервис» җыелмасы барсыннан да җитезрәк булып чыкты һәм чемпион исеменә иреште. Икенче урын – УК «Система-Сервис» – «ТаграС-РемСервис» җәмгыяте командасында. Өченче урынны башкарма аппарат – «Татнефть» ААҖ АТП берләшкән командасы яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10