ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә

4 апрель 2017, 08:00

Чаллы Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә Быел алдан ук, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының портретларын әзерләргә кушылды.

(Чаллы, 4 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Бөек Җиңү бәйрәме - 9 майга бер айдан артык вакыт калып бара. Чаллыда шушы олы тарихи көнгә инде әзерләнә башладылар, дип яза "шәһри Чаллы" газетасы.

“Моннан 72 ел элек ата-бабаларыбыз, әби- әниләребез яулаган Җиңүне онытырга хакыбыз юк!” шигаре астында мәктәпләрдә, махсус һәм югары уку йортларында батырлык дәресләре, ветераннар катнашында чаралар үткәрелә башлады. Ә иң мөһиме  - шәһәрнең “Азатлык” мәйданында узачак “Үлемсез полк” парадына әзерләнү. Шул уңайдан шәһәр башкарма комитеты гражданнарга сугыш кырында ятып калган туганнарын, якыннарын барларга мөрәҗәгать итте. Узган елларда кайберәүләр: "Яуда катнашкан бабабызның яки абыебызның портретын күтәреп үтә алмадык, белми калдык,- дип белдергәннәр иде. Быел алдан ук, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының портретларын әзерләргә кушылды. Транспорантта солдат турында барлык белешмәләр язылган булырга тиеш. Шулай ук “Үлемсез полк”ның символы да урнаштырыла. Фотосы сакланып калмаган сугышчыларның исем фамилиясен язып транспорант ясарга рөхсәт ителә.

Быел 9 май - Җиңү бәйрәме Чаллыда аеруча зурлап билгеләп үтеләчәк, диләр шәһәр хакимиятендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10