ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде

3 апрель 2017, 19:33 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде Дәүләт Советы Татарстан Президентының Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илдар Халиков эшеннән азат итүне сорап, бергә зур мәктәпне узган республика Президентына мәрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар булуына ышанам. Татфондбанк белән килеп чыккан хәл дә моңа этәргеч ясамый калмагандыр, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәүләт Советы Татарстан Президентыннан Хөкүмәт алдында торган мәсьәләләрне оператив рәвештә чишергә керешерлек яңа Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә».

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10