ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар кызы - 2017" катнашучылары Казанда сайлана

3 апрель 2017, 17:18

Җиңүчене исә Уфа каласында билгелиячәкләр.

(3 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 8 апрель көнне Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы-2017” һәм “Татар егете-2017” конкурсның өлкә сайлау туры башлана. Конкурста катнашырга теләүчеләр иң элек бәйгенең сайтына кереп (http://tatarochka.com), анкета тутырырга тиеш.

Мәгълүм булганча, Көньяк Уралның визит карточкасына әверелгән “Татар кызы” бәйгесе 2011 елда уздырыла башлады. Җиңүче туташка, гадәт буенча, автомобиль бүләк ителде.

Быелдан бәйге Чиләбедән “китеп”, Россия күләмендә “сәяхәт” итәчәк. Аның Россиякүләм өлеше Казанда, ә халыкара финалы Уфа шәһәрендә уздырылыр дип ниятләнә.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, чара быел да Халыкара статуста узачак. “Бәйгедә Татарстан кызлары да катнашачак. Аларны без республикада оештырылган зона турларыннан сайлап алачакбыз. Узган ел бездә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте һәм аның кысаларында без 24 төбәктән килгән кызларны ярымфиналга сайлап алган идек. Алар Казанга Россиякүләм этапка килеп, иң яхшылар гына финалга – Уфага барачак”, – диде ул.

Данис Шакиров сүзләренчә, Татарстанда зона турлары сентябрь азагына кадәр тәмамланыр дип көтелә. Бәйгене исә октябрь айларында уздыру планлаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10