ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Петербург метросында шартлау булган

3 апрель 2017, 15:10

Петербург метросында шартлау булган Шаһитләр зыян күрүчеләр барлыгы турында хәбәр итә.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта "Сенная площадь" метро станциясендә шартлау булган, дип хәбәр итә матбугат чаралары үз чыганакларына сылтама ясап.

Шаһитлар сүзләренчә, бик күп кеше зыян күргән. Социаль челтәрләрдә басылган фотолардан күренгәнчә, вагонның ишеге нык янчелгән, станциядәге платформа төтен белән тулган.

Восстание мәйданы һәм Маяковскийга күчеш урынында чыгу һәм керү ябык.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10