ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиядә 75 мең сабый балалар бакчасына чиратта тора

3 апрель 2017, 12:01

Россиядә 75 мең сабый балалар бакчасына чиратта тора Хәзерге вакытта 3тән – 7 яшькәчә булган 6 миллион бала төрле формадагы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында шөгыльләнә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россиядә балалар бакчасына чиратта 75 мең бала тора. Бу хакта идарә тармагының киңәйтелгән утырышында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"3тән – 7 яшькәчә булган 75 мең бала балалар бакчасына урын көтә", – дип җиткергән министр. Шул яшьтәге 6 миллион бала төрле формадагы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында шөгыльләнә.

2017 елда Президентның май указларын башкару вакыты төгәлләнә. Аларның күп өлеше мәгариф системасына кагылышлы. Әйтик, ата-аналарның баласын бакчага чиратка яздыру буенча проблемалары тумаска тиеш. Министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында бу хакта Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец искә төшерде.

"Әгәр дә техник төгәлсезлекләр бар икән, алар санаулы сәгатьләрдә бетерелергә тиеш, – дигән Голодец. – Ата-аналарның балаларын мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыруда кыенлыклары булмаска тиеш. Әлегә безнең чиратлар ябылмаган дүрт төбәк бар".

Мәктәпләргә килгәндә, вице-премьер 2016 елда 170 мең яңа урын булдырылуын җиткергәнн. 2017 елда гомуми саннар 350 мең яңа урынны күрсәтергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10