ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Сабаның мөселман яшьләре "Яшь вәгазьче конкурсы"нда катнашты

3 апрель 2017, 04:00

Сабаның мөселман яшьләре Яшьләр вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.

(Саба, 3 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге 18-35 яшьлек мөселманнар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын игълан иткән иде. Конкурсның финал өлеше Питрәч районы үзәк мәчетендә узды, дип яза "Саба таңнары" газетасы.

Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хозур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләр иң күбе "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам – уйлаучылар дине" темаларына мөрәҗәгать иткән. Вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хасбиева яулады. Конкурста Саба Мөхтәсибәте яшьләре - Сабадан Ләйсән Мусина, Гөлинә Вәлиева, Мишәбаш авылыннан Ильяс Яруллин, Явлаштау авылыннан Рания Вәисова да катнашты. Конкурсантларны бәйгегә имам мөхтәсибнең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галимҗанов әзерләде. Конкурста “Исламда шаяру”, “Теләмәсәң эшләмә”, “Психология һәм Ислам”, “Гөнаһның чиге кайда?”,“ Исламда канәгать булу”, “Ислам — фикер йөртүчеләр дине” –кебек темаларга вәгазьләр әзерләргә мөмкин иде.Соңгы тема буенча чыгыш ясаган Рания Вәисова икенче урынга лаек булды, аңа диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10