ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2023 елга Төркиягә агылучы туристлар саны 50 млнга җитәчәк

2 апрель 2017, 15:48

2023 елга Төркиягә агылучы туристлар саны 50 млнга җитәчәк Төркия – туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел, дип җиткерә илнең мәдәният һәм туризм буенча министры урынбасары Гусейн Яйман.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Төркия – туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел. Без илне глобаль туриндустрия лидерлары сафына чыгарырга ниятлибез, дип җиткерә илнең мәдәният һәм туризм буенча министры урынбасары Гусейн Яйман. Бу турыда Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 2016 елның тискәре процесслары Төркиянең туристлык секторына  тискәре тәэсир ясый, әмма хөкүмәт икътисадның бу тармагына ярдәм итәргә әзер.

«2023 елда Төркия үзенең 100 еллыгын билгеләп үткәндә, илгә агылучы туристлар санын 50 млнга, туристлык тармагына акча кертүне 50 млрд долларга җиткерергә ниятлибез. Бу өлкәдә эш тәүлек дәвамында бара», - дип билгеләп үткән министр урынбасары.

Ул Төркиягә туристларның Германиядән, Россиядән, Бөекбританиядән, Ираннан һәм Украинадан күпләп килүен билгеләп үткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, туристларның гомуми саны 38 млн кеше булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10