ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран турында кисәтә

2 апрель 2017, 12:38 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран турында кисәтә Кисәтү 2 апрельнең 18.00 сәгатеннән 3 апрельнең 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җил һәм кыска вакытлы буран турында кисәтү ясый. Метеорологик вәзгыятьнең кискенләшүе турындагы хәбәрне Татарстан Гидрометеорология үзәге тарата.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, кисәтү 2 апрельнең 18.00 сәгатеннән 3 апрельнең 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10