ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә

2 апрель 2017, 17:29 , Фото: Салават Камалетдинов

“Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә Салават Юзеев фильмнары презентациясендә, татарометражкалар караганда, “Күкшел егетләре” документаль фильмы зуррак кызыксыну тудырды.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 апрель – Көлке көнендә Салават Юзеевның Г.Камал театрының Кече залында үткәрелгән татарометражкалар презентациясендә, әлеге көлкеле фильмнарга караганда, “Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы зуррак кызыксыну тудырды. Бу социаль челтәрләрдә фильм күрсәтелгәнче дә, күрсәтелгәч тә барган кызу бәхәсләрдә дә ачык чагыла.

Пресс-показ  фильмов  Салавата  Юзеева

Фильмда бу авылда сакланып калган Сөрән салу яки, Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән.

“Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар - аларның уртак бәйрәмнәре”, - дип сөйли йола турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. Әлеге йола турында Салават Юзеевка да Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән була.

Пресс-показ  фильмов  Салавата  Юзеева

Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласы татар авылында булса да, документаль фильмда күрсәтелгән форматта ул Күкшелдә генә уздырыла. Моны фильмда авыл кешеләре дә горурланып сөйли. Фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова йолада бик күп борынгы символлар барлыгын әйтә. Әйтик, егетләр Сөрәнгә аякларына киез итек, өсләренә ак күлмәк киеп, билләрен чиккән сөлгедән ясалган билбау буып чыгалар. Алар җырлый-җырлый авылдагы 260 йортны йөреп чыгалар, авыл уртасындагы мәйданда түгәрәкләнеп бииләр.Салават бу йоланы бернинди өстән кушулыар һәм ярдәмнәрсез халыкның үзе үткәрүен, төн буена һәр капканың ачык булуын билгеләп узды.

Пресс-показ  фильмов  Салавата  Юзеева

Фильмны тамашачы бер тында карады. Тамашачы фильмның позитив булуын билгеләп узды. Презентация соң булган фикер алышулар соңыннан социаль челтәрләрдә дә дәвам итте. Аерым алганда, билгеле журналист Ольга Юхновская: “Сөрән Павел I вакытында, егетләрне империя армиясенә ала башлаган заманнарда барлыкка килгән диләр. Тамырлары тагын да тирәнрәк, тәңречелек чорларына барып тоташадыр дип уйлыйм. Бу темада казынырга җыенам, укыячакмын да укыячакмын ))) Салават Юзеев фильмын “Культура” каналы тамашачысы да күрер дип өметләнәм. Гомумән, мондый йолалар турында серияләп төшереп булыр иде, Каз бәйрәме дә бар бит әле”, - дип яза социаль челтәрдәге битенә.

Пресс-показ  фильмов  Салавата  Юзеева

Дөрес, фильмда эчүләр күрсәтелә диючеләр дә булды. Әмма фильмны караган тамашачы моның дөрес түгеллеген раслый. “Әйе, мондый бәяләү мине дә борчыды”, - дип яза шагыйрь Айрат Бик-Булатов.

Чыннан да, фильмда егетләр кергән һәр ишегалдында аларны корылган өстәлләр белән каршылыйлар. Өстәлдә эчемлек тә бар. “Анысы совет заманнарында гына барлыкка килгән гадәт. Әмма биредә эчү культурасы югары дәрәҗәдә куелган”, - ди режиссер Салават Юзеев. Фильмда егетләр дә, авылның башка кешеләре дә исерек түгел, исерек килеш төн уртасыннан алып көн уртасына кадәр 260 йортка кереп җырлап йөреп булмый.

Пресс-показ  фильмов  Салавата  Юзеева
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10