ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары бара

1 апрель 2017, 11:16

Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары бара Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры быел 24 нче мәртәбә уздырыла.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Түбән Кама республиканың иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды. Биредә бүген Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры уза. Республика календарена кертелгән бәйге быел 24 нче тапкыр оештырыла.

Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры уздырып, изге эш башкаралар. 1993 елда, 45 яше дә тулганчы вафат булган Данил Галиев – көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес. Үз чорының бил бирмәс батыры Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып танылган. Алай гына да түгел, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес иде ул Данил Галиев.
 
Турнирга барлыгы 36 командадан 300 көрәшче килгән. Бил алышулар 60 (29 көрәшче), 65 (44 көрәшче), 70 (33 көрәшче), 75 (30 көрәшче), 80 (32 көрәшче), 85 (31 көрәшче), 90 (27 көрәшче), 100 (25 көрәшче), 130 (25 көрәшче) һәм 130 килограммнан югары (24 көрәшче) авырлык үлчәвендә бара. Көрәш бүген кичкә – җиңүчеләр билгеле булганчыга кадәр дәвам итә.
 
Узган елгы турнирда командалар арасында җиңүчеләр рәтенә Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама көрәшчеләре күтәрелгән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10