ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләчедә эшмәкәр Хәким Һадиуллин призына кул көрәше ярышлары узды

1 апрель 2017, 00:00

Теләчедә эшмәкәр Хәким Һадиуллин призына кул көрәше ярышлары узды 0 мартта узган командалар беренчелегендә Теләче, Үзәк һәм Иске Җөри урта мәктәбе командалар җиңүче булып танылган иде.

 Теләченең “Батыр” спорт комплексында эшмәкәр Хәким Һадиуллин призына кул көрәше ярышлары уза
Ярышларны ачу тантанасында Россия чемпионатларында уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга кызыксындыру премияләре дә тапшырылды.
(Теләче, 1 апрель "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). 30 һәм 31 март көннәрендә, “Батыр” спорт комплесында Теләче районының танылган эшмәкәре Хәким Каниф улы Һадиуллин призына 2003-2005, 2000-2002 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында һәм 1999 елларда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир- егетләр арасында армреслинг буенча район беренчелеге уза, дип хәбәр ителә “Теләчеинформ” сайтында.

2003-2005нче елларда туган малайлар һәм кызлар кул көрәштерсә, кичә 2000-2003 нче елларда туган малайлар һәм кызлар, 1999 нчы елда туган һәм аннан өлкәнрәк  яшьтә булган ир-егетләр көч сынаша.

Кичәге ярышларны  ачу тан анасында район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин катнашты һәм ул ярышка килгән спорчыларны сәламләп, имин бәйгеләр теләде. Ул тантана барышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры боерыгы нигезендә Теләче егете Айдар Хәмитовка Россиянең спорт остасына кандидат билгесен тапшырды.

Ярышларның төп сәбәпчесе һәм иганәчесе булган Хәким Һадиуллин тарафыннан Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган Ришат Зәйнетдиновка, Илфат Имамиевка һәм Салават Фәсхиевка кызыксындыру премияләре тапшырылды.

30 мартта узган командалар беренчелегендә Теләче, Үзәк һәм Иске Җөри урта мәктәбе командалар җиңүче булып танылган иде. Баландышлылар–дүртенче, мәтәскәлеләр – бишенче булды. Җиңүчеләргә эшмәкәр Хәким Һадиуллин тарафыннан әзерләнгән дипломнар һәм медальләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10