ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Мерседес” бәрдергән 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән
Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды
Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган
И.Метшин, ДЧ финалының 1/4 өлешендә Россия катнашса, матчка барырга тырышачагын әйтте
Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда көчекне суеп ашаганнар

1 апрель 2017, 08:00

Волонтерлар тиздән “эт ашаучылар” янына полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар.

(Чаллы, 1 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өлкән яшьтәге хатын волонтерлар биргән көчекне пешереп ашаган. Бу хакта йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүче төркем әгъзалары белдергән.

Алар бу хатынга көчекләрнең берсен биргән булганнар. Ул аны, кызыма коттеджга кирәк, дип, асрамага алган. Үзе исә шәһәр фатирында яши икән.

Волонтерлар, эт баласын бу хатында калдырып киткәннән соң, икенче көнне шалтыратып, этнең хәлен белешкәннәр. Көчекнең юкка чыгуын аңлап алганнан соң, кире кайтаруын сораганнар. Хатын аның урынына Минзәләдән  лайка токымлы  өч эт китертергә тәкъдим иткән.

Бу хатын олы улы белән яши икән, ул хайваннарны "тереләй тунаучы" буларак шикләнелә.

Волонтерлар тиздән “эт ашаучылар” янына полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10