ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Милли музей Көлке көнен «Казан Бегемоты» ярминкәсендә билгеләп үтәчәк

31 март 2017, 13:26

Иртәгә Милли музей Көлке көнен «Казан Бегемоты» ярминкәсендә билгеләп үтәчәк Халыкара көлке көнендә Татарстан Милли музее үзенең туган көне уңаеннан үзенчәлекле программа тәкъдим итә.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 апрельдә, Татарстан Милли музее Халыкара көлке көне кысаларында музейның туган көнен дә билгеләп үтәчәк.

Бу көнне музейга килүчеләрне көн дәвамында "Казан Бегемоты" ярминкәсендә  халык сәнәгате осталары күргәзмәсе сөендерәчәк.

Иң кечкенәләр өчен "Иң, иң, иң!” бәйгесе оештырылачак, теләге булганнар оригами һәм аквагрим буенча осталык дәресләре алачак, шулай ук "Бегемот – тәмлетамак" имбир прәннеген бизәү дә булачак.

Музейда Бегемотлар гаиләсенә багышланган “Flodhäst гаиләсе сере” фильмын төшерүдә катнашырга да мөмкин.

Поэзия сөючеләрне музейга багышланган шигырьләр бәйгесенә көтәләр. Моннан тыш, “Бегемотта кунакта” кинотеатрында совет чоры мультфильмнарын карау мөмкинлеге дә булачак.

Бәйрәмне музейда EthnoArt мәктәбе барабанчылары осталык дәресләре төгәлләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10