ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр

31 март 2017, 10:48

Казанда баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр ЮХИДИ хезмәткәрләре вакыйганың шаһитларын элемтәгә чыгарга чакыра.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүле юл кичүендә баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзли. Юл-транспорт һәлакәте 30 мартта көндез Копылов урамында булган. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Копылов урамы 18 нче йорттан ерак түгел урында булган. 12 яшьлек кыз бала юл аша светофорның яшел уты янган вакытта чыккан. Шул вакытта аны билгесез автомобиль бәрдереп кача. Һәлакәт аркасында кыз бала аягын имгәтә.

Казанның Дәүләтавтоинспекциясе, һәлакәтне күреп калучылар булса, (843) 5-333-848 һәм 5-333-851 телефон номерлары аша элемтәгә керүләрен сорый.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10