ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләр яулады

31 март 2017, 05:00

Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләр яулады Киокусинкай каратэ буенча Идел буе Федераль округы чемпионаты һәм беренчелегендә республика данын яклап безнең район спортчылары да чыгыш ясады.

(Әлки, 31 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Киокусинкай каратэ буенча Идел буе Федераль округы чемпионаты һәм беренчелегендә республика данын яклап Әлки районы спортчылары да чыгыш ясады. Әлеге бәйгеләр узган якшәмбедә Кама Аланында үтте, дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, әлеге ярышлар Россия Спорт министрлыгының календарь планына кертелгән, һәм аның нәтиҗәләре буенча катнашучыларга спорт разряды бирелә. Шактый зур старт взносы түләү зарур булган коммерция турнирларыннан аермалы буларак, министрлык оештырган ярышлар бушлай уза ди җитәкче.

Бәйгеләрдә республика данын яклап чыгыш ясаган әлкилеләрнең барысы да бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Икенче ел рәттән инде Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 А сыйныф укучысы Андрей Зиньков бу беренчелектә беренче урын яулый. Быел ул, дүрт очрашуда җиңеп, спорт мастерлыгына кандидат исемен раслады. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Кристина Бухарова һәм Алмаз Шәйхетдинов – икенче, Екатерина Зинькова өченче урынга лаек булдылар. Югары Әлкидән Зилә Әсәтова һәм Югары Матактан Милана Варламова шулай ук өченче урыннарда. Ярышларда Идел буеның алты өлкәсеннән 300 дән артык каратэчы катнашты, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10