ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

Чепья музее директоры Гарифҗан Галиев: "90 яшьлегемне дә эш урынымда каршылыйм"

31 март 2017, 03:00

Чепья музее директоры Гарифҗан Галиев: Бүген 22 мең данәгә җиткән экспонатларның һәркайсы артында кабатланмас тарих, язмыш яшеренгән.

(Балтач, 31 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлсинә Гарипова). Минем героем, дөрестән дә, бик уникаль шәхес һәм ул мондый бәяләргә бик лаек. Хезмәтләре өчен инде ул Үзәк Комитет югарылыгында Мактау таныклыкларына, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мәгариф отличнигы”билгеләренә лаек булган. Республика күләмендә атказанган мәдәният хезмәткәре дә, “Ел хәйриячесе” дә ул. Бирелгән бүләкләрнең дә исәбе юк. Кемнәрдер әле дә аның хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән дигән фикердә һәм аңа үзе исән чагында ук һәйкәл салырга кирәк ди. Миңа калса, болай уйлаучылар шактый ялгышалар. Ул инде үзенә әллә кайчан һәйкәл салды. Һәм берне генә дә түгел, икене. Сүзнең Гарифҗан ага Галиев турында икәнен әйтсәк, күпчелек укучыларыбыз инде аларның нинди һәйкәлләр икәнен аңлап та өлгергәндер, дип яза "Хезмәт" газетасы.

Районда, республикада гына түгел, ил күләмендә данлыклы Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Гали улы Галиев шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Арбор авылында туса да, аңа җиде ай чагында гаиләләре Каенсар авылына күчкәнлектән, Гарифҗан абый үзен бар булмышы белән Каенсарныкы дип саный. Гәрчә, бу авылда да аның балачагы, 17 яшькә кадәрге гомере генә үтсә дә. Илдә барган сугыш барысына үз төзәтмәләрен кертә шул.

"Унҗиде яшем тулганчы мине хәрби училищега алдылар, бер елдан инде һава флотында Ил-2, Ил-10 маркалы самолетларда радист-укчы булып хезмәт итә идем, – дип искә ала ул. – Алар оча торган танклар дип йөртелүче, 6,5 тонналы бронялы авыр техника, артык биеккә дә күтәрелә алмый, күперләр, дзотларны юкка чыгару, танкларга каршы сугышта кулланыла. Ике экипажлы гына: очучы да мин. Кайберәүләр үзләрен сугышта катнашучы дип атый, кемнәрдер сугышта катнашучыга тиңләштерелгән, ә мин үземне катнашучы-фронтовик дип йөртәм. Бу сүзләрдә аерма зур дип саныйм".

1948 елның азагына кадәр хезмәт итә ул, япон империалистларына каршы сугышта катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Фронттан кайткан егетне Пыжмара мәктәбенә военрук итеп эшкә билгелиләр. Ун ел эшләү дәверендә ул читтән торып югары белем алырга да өлгерә, үзенең тынгысызлыгы, җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора. 5 ел әле шушы авылда рәис булырга да туры килә үзенә. Бик авыр еллар була ул. Малларга 50шәр граммлап фураж бүләргә дә (һәм әле шул 50 граммы да исәптә, аның өчен бюроларда отчет тотасы),“камыт кидеңме, тарт!”ны күп ишетергә, шактый кыйналырга туры килә.

1964 елдан Гарифҗан аганың “үз юлы” – бүгенгегә тоташкан тынгысыз да, әмма нәтиҗәләре көтелгәннән күпкә соклангычрак булган хезмәт юлы башлана.

1965 елда, Бөек Җиңүнең 20 еллыгына КПСС Үзәк Комитеты: “Фронтовиклар, орденнарыгызны тагыгыз!” (“Фронтовики, наденьте ордена!”) дигән мөрәҗәгать белән чыга. Илдә салкын сугыш “җиле” исә, Америка безгә каршы ашкынып кораллана... Әлеге мөрәҗәгатьнең дәвамы буларак, мәктәпләрдә, һәр оешмада сугышчан дан почмаклары булдыру тәкъдим ителә. Яшь тарихчы Гарифҗан да, билгеле, бу эштән читтә кала алмый. Әмма бу эш шулкадәр “аныкы” була, ул шулкадәр азартка бирелә – туктый, туктала, ярты юлда калдыра алмый. Һәр дәрескә кергәндә кулында ике яклап башланган калын дәфтәр була аның. Бер ягында дәрескә конспект, ә икенче ягында музейга кирәкле экспонатлар, балаларга биремнәр, табылдыклар, алар алып килгән әйберләр исемлеге... Бишенче сыйныфтан башлап, барлык балаларны җәлеп итә ул бу эшкә, аларга да тынычлык бирми, үзе дә тынгы тапмый, җәйге яллары да бер-бер артлы шушы эзләнүләрдә югала. Әйтергә генә җиңел, тарихи экспонатлар эзләп, районның 42 авылын иңләп-буйлый ул балалар белән...Бер генә җыелышта, бер генә очрашуда да кешеләргә шул нияттән мөрәҗәгать итмичә калмый. Гади укытучы вакытында да үзе башлап йөри, директор булгач та берни үзгәрми...

– Барысы да шома гына бармагандыр инде, балалар да, әти-әниләр дә риза булмаган чаклар да булгандыр, – дип сорыйм.

– Билгеле, – дип көлә ул. – Әмма теге чакта зарланганнар да килеп, хәзер, и, абый, безнең тырышлыклар бушка булмаган икән бит ди. Әле менә 50 еллык уңаеннан очрашуга килгәндә бер укучым: “Бу баскычларны менгәндә, Гарифҗан Галиевич тагын нәрсә сорар икән дип килдем”, – дип көлдерде. Тагын берсе, музейга килгәч: “Абый, сез теге чакта беләзекләрнең бездә менә шундые гына юк дигәч, менә бу беләзекне мин әнинең кулыннан салдырып алып килгән идем”, – диде.

Бүген 22 мең данәгә җиткән экспонатларның һәркайсы артында әнә шундый кабатланмас тарих, язмыш яшеренгән. Менә шуңа да бик кыйммәт алар Гарифҗан абыйга. Музей турында ул инде тыныч кына сөйли алмый, тамагына төер утыра, күзләре яшьләнә. Шулай булмыйни, ярты гасырдан артык гомере шушында үткән, шушы ядкарьләрне тиешле шартларда саклау, арттыру өчен көрәшеп үткән. Еллар да үзенекен иткәндер... Ә менә залга кереп, экспонатлар белән таныштыра башлауга, әйтерсең, Гарифҗан абыйга шифалы сулыш өрделәр, тарих тылсымы белән кимендә егерме яшькә яшәрттеләр, күзләрендә очкын кабынды, хәрәкәтләренә кадәр үзгәрде... Хәтеремдә моннан утыз еллап элек, Чепьяга баргач, кызыксынып музейга керүем һәм Гарифҗан абыйның берүземә бөтен залларны күрсәтеп, тулы экскурсия ясатуы исемә төште. Бик шаккаткан идем ул чакта. Шуны исенә төшергәч, ул исә монда гадәттән тыш берни дә күрмәде, без гомер буе шулай эшләдек инде диде.

– Музейга ярдәм итүчеләр булдымы? – дип сорыйм Гарифҗан агадан. “Бик күп булды. Кемнән генә ярдәм сорасам да, берсе дә кире какмады, – ди ул, бик канәгать елмаеп. – Ул чактагы район җитәкчесе Марат Әхмәтов бик хөрмәт итә иде үземне, аның ярдәмен сөйләп кенә бетерә торган түгел. Финанслар бик авыр вакытта да 100 мең сум акча бүлеп бирде. Мәрхүм Харис Галимуллин да бер җыелышта, музей турында сүз чыккач: “Мин үзем 30 мең сум бирәм, сез дә бирегез”, – дип, рәисләргә мөрәҗәгать итте. Аның бит дәрәҗәсе югары иде. Үзе дә бирде, башкалар да тыңлады”...

50 ел эчендә музейда кемнәр генә булмаган да, ничәмә-ничә илдән делегатлар, сәясәтчеләр, галимнәр, шәхесләр килмәгән. Аларның кайберләре калдырган соклану сүзләре язылган 38 телдә фикерләр белән генә дә инде “Хезмәт” газетасы зурлыгындагы, калын китапларның унике томы тулган.

...Гарифҗан абый үзен бик бәхеле кеше дип саный. “Күр әле, 90 яшьлегемне дә эш урынымда каршылыйм бит, – ди, – икенчедән, гомерем буе ачлык күрмәдем. Башкасы әллә ни мөһим түгел, тормыш булгач, һәркемдә дә плюсләре, минуслары була инде аның”...

Яңгул кызы Әлфия белән дә аңлашып, бик матур гомер итә алар, инде аны югалтканына да унҗиде ел булган... Бу хәсрәтен дә эш белән “баса” Гарифҗан ага. Музейда үзенә ярдәм итүче кызларны мактап туя алмый, “минем кызларым” дип кенә тора. Саубуллашыр алдыннан тагын бер кызыклы сере белән уртаклашты юбиляр.

– Минем бит әти Муллагалиев фамилияле иде. Ә мин сугыштан кайткач, тоттым да, язарга да, кул куярга да җайлы дип Галиевка гына калдырдым. Үпкәләде әти шуңа. “Минем фамилия белән әле син бу якларда ач булмый идең, әле ул фамилияңне танытырлык эш күрсәтә алырсыңмы, белмим”, – дип шелтәләде...

Ә ул таныта. Әле республикада иң-иң дигән музей төзеп кенә түгел, Каенсарга үз акчасына яуда калганнарга һәйкәл төзетеп тә, ул чакта 87 яшьлек Галиев дигән авыл картының нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә, сокландыра, гаҗәпләндерә ала, диелә район хәбәрендә.

– Диңгез кайдан башлана? – дип, фәлсәфәгә дә бирелеп алды ул. Туган як тарихын өйрәнү, мәңгеләштерүгә багышланган 52 ел гомеренең гади бер кызыксынудан, чабата, бишек ише гап-гади экспонатлар җыюдан башлануына бер ишарә иде шикелле бу кадәресе...


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10