ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кайбычта балалар халык иҗаты республика фестиваль-⁠конкурсының район туры үтте

30 март 2017, 19:00

Кайбычта балалар халык иҗаты республика фестиваль-⁠конкурсының район туры үтте Җиңүчеләр Буа шәһәрендә үтәчәк зона турында чыгыш ясый.

(Кайбыч, 30 март, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч мәдәният йортында балалар халык иҗаты республика фестиваль конкурсының район туры узды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әле беренче тапкыр гына үткәрелүче әлеге фестивальнең максаты – сәнгать-⁠эстетик иҗатны үстерү, балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәнияткә кызыксыну уяту, гомуммилләт һәм этник культуралар нигезендә Россия халыклары традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.. 

Фестиваль-⁠конкурс ике яшь төркемендә: кече төркемдә 9-⁠12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-⁠15 яшьлек укучылар арасында игълан ителгән. Алар халык, фольклор биюләре, җыр, инструменталь ансамбльләр буенча, әсәрдән өзекне яисә шигырь-⁠эсселарны сәнгатьле итеп уку, этнографияне чагылдырган костюмнардан мода театры номинацияләрендә сәләтен күрсәтте.

Тамаша залына, әйтерсең лә, Кайбычта яшәүче барлык миләт вәкилләре дә җыелган. Калфаклы, милли бизәкләр төшерелгән күлмәк кигән татар кызлары, кәләпүшле егетләр, тәңкәләр белән бизәлгән күлмәкле, аллы-⁠гөлле чәчәкләр чигелгән алъяпкычлы керәшеннәребез, чуваш, рус орнаментларын үз эченә алган костюмнардагы балаларга карап туйгысыз. Бер-⁠берсе белән аралашалар, юкка да көлгән булалар, иң ваемсыз, рәхәт чаклары.Милләтләр дуслыгына әнә шулай нигез салына бездә, ә сәнгатьнең милләте юк аның. Бәйгене Иске Тәрбит мәктәбенең “Саф хисләр” ансамбле “Уфа – Чиләбе” җыры белән башлап җибәрде, беренче урынны да алар алды. Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпере” ансамбле кызлары «Ахун авылы» җырын әнә ничек оста башкарды! Хуҗа Хәсәннән “Инешкәй” ансамбле башкаруындагы “Бас әле станокка” җырын да тамашачылар алкышларга күмде.

Биючеләр арасында Олы Кайбычның данлыклы “Авыл денс” бию коллективы иң шәбе булды. Хуҗа Хәсәннең “Инешкәй” ансамблендәгеләр такмаклар әйтә-әйтә биеде. Федоровское мәктәбенең “Грация” ансамбле биючеләренең матур костюмнары да үзләренә килешеп тора, биюне дә оста башкардылар. Бу чыгышлары өчен жюри аларга иң югары бәя бирде. Мәлки мәктәбенең “Кызлар- йолдызлар” ансамбле дә, төрле бәйгеләрдә катнашып, осталыкларын елдан-ел арттыра бара. Мөрәле мәктәбенең “Татар егетләре” бию коллективы да уңышлы чыгыш ясады. “Вокал-соло” номинациясендә 9-12 яшьлек укучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Азалия Миңнуллина, Гөлназ Гайнуллина, Зөһрә Хәмидуллина, Камилә Сафиуллина, Лилия Шамилова, Земфира Низамиева, Федоровскоедан Светлана Фроловалар үзләрен сәхнәдә чын артистларча, иркен тоталар. Аларны балалар бакчасыннан башлап сәхнәдә үстеләр дип әйтергә мөмкин. Бу номинациядә 13-15 яшьлек укучылар арасында чыгыш ясаган Колаңгы мәктәбе укучысы Арина Кудряшова да ел саен бәйге-фестивальләрдә катнашып килә.

– Музыка укытучысы буларак, Аринаның көчле, моңлы тавышы мине сокландыра. Күрәсезме, “Ивушка” җырын төрле борылышлар белән башкара. Бу кыз киләчәктә үзен күрсәтәчәк әле, – дип югары бәя бирде аңа янәшәмдә утырган Олы Подберезье мәктәбенең музыка укытучысы Рузил Газизов. Иске Чәчкабтан Нәзилә Гыйрфанова, Олы Кайбычтан Фирзәр Миңнуллин, Мөрәледән Миләүшә Гобәева, Бәрлебашыннан Айгөл Баһавиева һәм Диләрә Хикмәтуллиналар – нәфис сүз сөйләү осталары. Борындыктан Фирүзә Хуҗина, Ульянково, Чүти мәктәпләреннән Виктория Тякмакова белән Әлфинә Закировалар да шигырьләрен сәнгатьле итеп, сүзнең тәмен белеп сөйләделәр. Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова кул астында шөгыльләнүчеләр теккән костюмнарга сокланмаган кеше калмагандыр. Гап-гади кәгазьдән дә әнә нинди зәвыклы күлмәк теккән алар! Мода театры номинациясендә чыгыш ясаган “Инешкәй” кызларына шундый килешә алар.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Зиннәтуллин әйтеп узганча, җиңүчеләр Буа шәһәрендә үтәчәк зона турында чыгыш ясый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10