ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Татар-информ»да армиягә язгы чакырылыш турында сөйләячәкләр

30 март 2017, 11:38

«Татар-информ»да армиягә язгы чакырылыш турында сөйләячәкләр Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 31 мартта, җомга көнне,  10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе армиягә язгы чакырылышка багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Казан гарнизоны хәрби прокуроры, полковник Андрей Сысолятин Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш барышы турында сөйләячәкләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10