ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайның яшь техниклары белгечләрне дә шаккатырды

30 март 2017, 09:00

Азнакайның яшь техниклары белгечләрне дә шаккатырды Әлеге проектлар апрель азагында Мәдәният йортында узачак "Яшь гений" балалар техник иҗат фестивалендә катнашачак.

(Азнакай, 30 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның яшь техниклары белгечләрне дә шаккатырды. Азнакайда балаларны техник иҗатка тартуга зур игътибар бирелә. Әледән-әле уздырылып торган төрле бәйгеләрдә алар осталыкларын чарлыйлар, тәҗрибә туплыйлар, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Менә тагын чираттагы сынау – Азнакай “Нефтемаш” заводында яшь техниклар иҗади проектларын якладылар.

Комиссия составындагы завод белгечләре Азнакай Балалар иҗат үзәге, 4 нче лицей, Азнакайның 1, 2, 3, 8 нче, Актүбәнең 2 нче, Кәкре Елга, Тымытык, Сарлы, Җиңү бистәсе мәктәпләреннән кергән 15 эшкә бәя бирделәр. Аларны проектларның төрлелеге чын-чынлап гаҗәпләндерде. Электромассажер, кечкенә роликлы калай бөккеч, арматура бөгү өчен кул станогы, эретеп ябыштыру аппараты, өй һавасын дымлаткыч, өч тәгәрмәчле велосипед-вездеход, куллар өчен электрокиптергеч, һава компрессоры һәм башка бик күп кызыклы, хуҗалыкта файдалы әйберләр ясаганнар укучылар.

Әлеге проектлар апрель азагында Мәдәният йортында узачак “Яшь гений” балалар техник иҗат фестивалендә катнашачак, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10