ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан Россия буенча самбочыларны җыя

29 март 2017, 21:38

Казан Россия буенча самбочыларны җыя Ярышларда Россиядән спорт һәм көрәш самбосы буенча 27 авырлык категориясендә спортчылар катнашачак.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 1-2 апрельдә «Батыр» спорт комплексында халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мәдьяров истәлегенә багышланган самбо буенча XXVII Бөтенроссия ярышлар узачак. Бу хакта Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәкыйп Мәдьяров күп санлы матур көрәшләр күрсәткән, аларның кайберсе чын легендага әверелгән. Аның истәлегенә багышланган турнирда катнашу бик мактаулы һәм җаваплы. Ярышларда Россиядән спорт һәм көрәш самбосы буенча 27 авырлык категориясендә спортчылар катнашачак. Командалар 6 федераль округтан 20дән артык регионнан җыела: Татарстан Республикасы, Башкортостан, Нижгар өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Самара өлкәсе, Ульян өлкәсе, Свердлау өлкәсе, Курган өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Ростов өлкәсе, Бурятия Республикасы, Краснодар крае, Иркутск өлкәсе, Чита өлкәсе, Чечня Республикасы, Ставрополь крае, Адыгея Республикасы, Төмән өлкәсе һәм башкалар, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург самбочылары да катнашу өчен гариза биргән.

Спорт самбосы буенча катнашучылар түбәндәге авырлык категориясендә көрәшәчәк: ир-атларда 52, 57, 62, 64, 68, 74, 82, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары һәм хатын-кызларда 48, 52, 56, 60, 64, 68, 72, 80, 80 килограммнан югары, көрәш самбосында: 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100, 100 килограммнан югары. Уеннарда 18 яше тулган спортчылар катнаша ала.

Ярышларга керү бушлай. Турнирның тантаналы ачылышы 1 апрельдә сәгать 17 дә булачак.

Турнир расписаниесе:

1 апреля

10:00-16:00 – Алдагы ярышлар
17:00-17:30 - Тантаналы ачылыш
17:30 - Финал очрашуы, җиңүчеләрне бүләкләү

2 апрель

10.00-16.00 - Алдагы ярышлар
16.00 - Финал очрашуы, җиңүчеләрне бүләкләү, ярышларны ябу

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10