ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов сыра кайнату компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

29 март 2017, 13:38 , Фото: http://prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов сыра кайнату компаниясе җитәкчелеге белән очрашты Очрашуда катнашучылар компания продукциясен җитештерү һәм чыгару, төбәк базарындагы сату күләме, сәүдә челтәре белән үзара эшчәнлек турында сөйләште.

(Казан, 29 март, “Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Мәскәү-Эфес сыра кайнату заводы» ("Пивоварня Москва-Эфес") компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты эш кабинетында узды.

«Мәскәү-Эфес сыра кайнату заводы» компаниясен аның генераль директоры Рой Алан Корниш, корпоратив багланышлар буенча директор Вадим Боцан-Харченко, корпоратив багланышлар буенча төбәк (Казан) директоры Станислав Аверьянов тәкъдим итте.

Очрашуда катнашучылар компания продукциясен җитештерү һәм чыгару, төбәк базарындагы сату күләме, сәүдә челтәре компанияләре белән үзара эшчәнлеге турында фикер алышты. Бизнесның сыйфат, экология һәм хезмәтне саклау өлкәсендә корпоратив социаль җаваплылык һәм корпоратив сәясәт кысаларында алып барылуын билгеләп үттеләр.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Искәртеп үтик, Казандагы «Эфес» заводы – Россиядәге сыра кайнатучы борынгы заводларның берсе, ул Efes составына 2006 елда керде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10