ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Әгерҗедә яшүсмерне йөк поезды бәрдергән

29 март 2017, 03:00

Әгерҗедә яшүсмерне йөк поезды бәрдергән Тимер юлдагы әлеге һәлакәтнең төп сәбәбе – аның наушниклар кигән булуы.

(Әгерҗе, 29 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗедә БАМ күпере астыннан узучы җәяүлеләр юлында 2нче мәктәптә белем алучы яшүсмерне йөк поезды бәреп киткән, дип яза район басмасы.

Яшүсмернең юлдашы сүзләренә караганда, зыян күрүче наушниклар һәм капюшон кигән булган. Аның әйтүенчә, тимер юл аша чыкканда алар поезд килү-килмәвен карап тормаганнар. 

Яшүсмерләр шәһәрнең түбән ягыннан килгәннәр. Ике поезд арасында калудан куркып, тиз генә кире килү ягына чыгарга уйлаганнар. Кечерәге кире йөгереп чыгарга өлгергән, зуррагы – юк.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы яшүсмерне Әгерҗе район хастаханәсенә алып киткән. Хәзерге вакытта ул – авыр хәлдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10