ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә язгы чакырылышта 200 дән артык егет хәрби хезмәткә алына

28 март 2017, 19:00

Әлмәттә язгы чакырылышта 200 дән артык егет хәрби хезмәткә алына Бүген Әлмәт драмтеатрында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды.

(Әлмәт, 28 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт драмтеатынрда “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Анда сугыш ветераннары, хәрби чуалышларда катнашучылар, бүген армиядә булучыларның әти-әниләре, хәрби хезмәткә каралучы яшьләр, кадетлар катнашты. Хәзерге вакытта 400 дә артык әлмәтле - хәрби хезмәттә. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, хәрби комиссар Ришат Сабиров алар турында бары тик яхшы хәбәрләр генә ирешүен җиткерделәр. Ришат Сабиров әйтүенчә, язгы чакырылышта Әлмәт районыннан 200 дән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Сәхнәдән аларга уңышлы, тыныч хезмәт, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Акция бүләкләргә дә бай булды. Хәрби-париотик бәйгедә призлы урын алганнар да сәхнә түренә чакырылды. Физкультура көллияте командасы төбәкара бәйгедә - беренче, республикада икенче урын алган. Уллары яхшы хезмәт иткән әниләргә дә бүләкләр тапшырылды. Концерт номерлары да бик җылы кабул ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10