ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары исәпләнгән

28 март 2017, 04:00

Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары исәпләнгән Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ел башыннан 813,2 миллион сум тәшкил итә.

(Чаллы, 28 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ел башыннан 813,2 миллион сум тәшкил итә. Ярты ел элек кенә бу сумма 760 миллион иде. Торган саен бурычлылар арта.

Гомумән март башына алынган мәгълүматларга караганда Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 5,7 миллиардка җиткән. Чаллыга күрше Түбән Кама халкының коммуналь хезмәтләр өчен 405,4 миллион сум бурычы булса, башкалабыз Казанда бу сан 2,5 миллиард сум дип исәпләнелә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10