ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмарадан гүзәл ханым кул көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулады

28 март 2017, 08:00

Кукмарадан гүзәл ханым кул көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулады Рузия Габдрахманова Россиянең иң яхшы спортчысы дип тә танылды

 (Кукмара, 28 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге педагогы Рузия Габдрахманова Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә кул көрәше буенча узган Россия Чемпионатында катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Рузия ветераннар арасында чемпион калды, 80 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында көмеш медальгә ия булды.

Рузия Габдрахманова "2016 елда армспорт буенча Macter категориясендә Россиянең иң яхшы спортчысы" дигән диплом белән бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10