ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яңа татарометражкалар һәм “Күкшел егетләре” дөньяга чыга

28 март 2017, 13:32

Яңа татарометражкалар һәм “Күкшел егетләре” дөньяга чыга Фильмнар журналистлар өчен Г.Камал театрының Кече залында 1 апрельдә күрсәтелә.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 апрель көнне Салават Юзеев өч татарометражка һәм бер этнографик документаль фильмын журналистларга тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ”га Салават Юзеев үзе хәбәр итте.

Татарометражка - Салават Юзеевның «Инновация» студиясендә уйлап табылган яңа жанры. Моннан ике ел элек аның 1нче сезоны төшерелгән иде. Быел инде 2нче сезоны тәкъдим ителә. Фильмнарның сценарие – Ркаил Зәйдулла белән Салават Юзеевның уртак хезмәте. Алар «Сүрелмәс мәхәббәт” («Любовь до гроба»), «Мин киллер» («Кое-что из ее дневника»), «Батыр, кая син?» («Батыр, где ты?») дип атала.

“Без татарометражкалар белән беррәттән “Күкшел егетләре” (“Кукморские парни”) яңа документаль фильмын да күрсәтергә булдык. Хәзер этнография темасы халыкта кызыксыну тудыра”, - ди Салават.

Фильмнар журналистлар өчен Г.Камал театрының Кече залында күрсәтелә.

Башлана – 16.00.

Соңыннан фильмны төшерүчеләр белән фикер алышу булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10