ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләче районы командасы алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды

27 март 2017, 22:00

Теләче районы командасы алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды Әлеге ярышларда 4 команда Теләче, Кайбыч, Чистай һәм Аксубай районнары катнашты.

(Теләче, 27 март, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). 24 - 25 март көннәрендә Чистай шәһәрендә ир-атлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары булып узды, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Әлеге ярышларда 4 команда Теләче, Кайбыч, Чистай һәм Аксубай районнары катнашты.

Теләче районы командасы барлык көндәшләрен дә җиңүгә иреште, һәм Татарстан Республикасы чемпионнары титулын яулады.

Безнең район командасының сакчысы Булат Гыйльметдинов Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы сакчысы дигән исемгә лаек булды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10