ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: Без беркайчан да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менә алмаячакбыз

26 март 2017, 21:49

Айдар Фәйзрахманов: Без беркайчан да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менә алмаячакбыз Татар аһәңен эстрада белән бутарга ярамый, дип саный җырчы. Аның фикеренчә, һәрбер сәнгатьнең нигезендә миллилек булырга тиеш.

 (Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруының чираттагы кунагы булды. Әңгәмә барышында ул бүгенге татар эстрадасына карата үз мөнәсәбәтен белдереп: «Эстраданы мин җиңел сәнгать дип кабул итәм», - диде. Аның фикеренчә, тамашачыны утлар, сәхнәдәге декорация, сәхнәдә биеп йөргән кызлар-егетләр белән генә шаккаттырып булмый. Һәрбер сәнгатьнең нигезендә миллилек ятарга тиеш. Татар аһәңен эстрада белән бутарга ярамый, дип саный җырчы. 

«Без бервакытта да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менеп җитә алмаячакбыз. Эстрада юнәлешендә барсак та, бу дөнья күләмендәге танылган шәхесләр, аларның мөмкинчелекләре, тамашачысының күләме икенче. Ә татар тамашачысына мондый сәнгать кирәкме?» -  дигән сорау куйды Айдар Фәйзрахманов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10