ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

25 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

25 март 2017, 21:00

25 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле булды, Мордовия мөфтие Ринат Закировка рәхмәт белдерде, Татарстан чаңгычылары медальсез калды.

Төбәкне өйрәнүчеләр алып барган эш тарихи яссылыкта аеруча әһәмиятле – Рөстәм Миңнеханов/Президент I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае вәкилләренә сәламләү хаты юллады.

Төбәкне өйрәнүчеләр алып барган эш тарихи яссылыкта аеруча әһәмиятле – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде/Сабан туе бәйрәме район үзәкләрендә 1–2 июльдә, Чаллы шәһәрендә – 8 июльдә, Казанда 15 июльдә узачак.

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде

Ринат Закиров: Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә/"Казан" милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышы узды.

Ринат Закиров: Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә

Казан "Җир сәгате" акциясенә актив кушыла/Шимбә кичендә бер сәгать дәвамында Татарстанда кайбер оешмалар, энергия саклау экологик акциясе уңаеннан, утларны сүндереп тора.

Казан

Мордовия мөфтие мөселман хатын-кызларга яулык бәйләү хокукын яклауда рәхмәтен җиткерә/Мөфтинең аерым рәхмәт сүзләре Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка да белдерелә.

Мордовия мөфтие мөселман хатын-кызларга яулык бәйләү хокукын яклауда рәхмәтен җиткерә

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы булдырылды/Мондый карар I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышында игълан ителде.

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы булдырылды

"Золотая орда в мировой истории" китабы апрель башында Оксфордта тәкъдим ителәчәк/“Золотая орда в мировой истории” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме үтте/Татарстанда «фарсы Яңа ел бәйрәмен» оештыручылар милли традицияләр чагылышын күрсәтте.

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме үтте

Батыр коткаручы Эдуард Илларионовны туган җире Марий Эл республикасында җирләячәкләр/Марий Элда үтәчәк җирләүне Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре оештыра.

Батыр коткаручы Эдуард Илларионовны туган җире Марий Эл республикасында җирләячәкләр

Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт алды/Ярышларның беренче көне Татарстан чаңгычыларына медаль китермәде.

Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт алды

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10