ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде

25 март 2017, 17:20

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде Сабан туе бәйрәме район үзәкләрендә 1–2 июльдә, Чаллы шәһәрендә – 8 июльдә, Казанда 15 июльдә узачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 2017 елның 24 мартында  Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә – 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда 15 июльдә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.

Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. Указ имзаланган көннән үз көченә керә, дип яза "Республика Татарстан".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10