ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять

Синоптиклар көн дәвамында һава торышының бозылу ихтималын җиткерә

25 март 2017, 11:32

Синоптиклар көн дәвамында һава торышының бозылу ихтималын җиткерә  25 мартта көндез урыны кыска вакытлы буран, җепшек кар булу сәбәпле, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Һава торышының көйсезләнү ихтималы кичке сәгать 6га кадәр саклана.

Татарстанда 25 мартта көндез кыска вакытлы буран чыгу ихтималы бар, җепшек кар явачак. Буран вакытында күз күреме урыны белән 1000 метрдан да кимрәк булачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил (Казанда секундына 15 метр тизлектә) көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Республика буенча көндезге һава температурасы 3-5 градус җылы булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10