ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кайбыч районында самолетлар очырту буенча ярышлар үтте

25 март 2017, 07:00

Кайбыч районында самолетлар очырту буенча ярышлар үтте "Салават күпере” спорт комплексында мәктәп укучылары арасында самолетлар очырту буенча ярышлар үтте.

(Кайбыч, 25 март, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Илүзә Сафина). Кайбыч районында "Салават күпере” спорт комплексында мәктәп укучылары арасында самолетлар очырту буенча ярышлар үтте, дип яза район басмасы.

– Техник иҗат юнәлешенең авиамодельләштерү төре белән кызыксынучы балалар саны елдан-⁠ел арта бара. Тарих битләренә күз салсак, узган гасырда һәр малай, һәр егет диярлек очучы яки космонавт булырга хыялланган, – дип ярышны ачып җибәрде мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров. – Хәзер сез үз кулларыгыз белән самолет модельләрен ясап, аларны очыра аласыз. Бүгенге көндә дөньяда авиациягә зур игътибар бирелә, чөнки ул һәр илнең төп саклану көче. Самолетларыгыз ераккарак очсын һәм биеккә күтәрелсен.

“ЭКО” мәктән тыш эшләр үзәге методисты Сирень Гарифуллин сүзләренә караганда, бәйгенең максаты – укучыларны техникага тарту һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләренә кызыксыну уяту.

– Авиамодельләштерү түгәрәге Ульянково, Хуҗа Хәсән, Колаңгы мәктәпләрендә һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшли, ә калган мәктәпләрдә балалар белән күбесенчә хезмәт укытучылары шөгыльләнә. Автомодельләштерү, робот техникасы һәм кораблар төзү буенча да түгәрәкләр эшли. Бүгенге бәйгедә унбер мәктәптән һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән илле бала катнаша, – диде ул.

– Без укучылар белән башта модельне материалда сурәтлибез. Шуннан соң аны кисеп, самолет, планерларның моделен җыябыз. Әлеге техник иҗат юнәлеше белән кечесе дә, олысы да кызыксына, – диде Федоровскоедан технология укытучысы Николай Волков. – Балачакта дуслар белән самолетларны кәгазьдән ясап та очырта идек. Бүген бәйгедә катнашучылар күп, һәркемнең моделе төрле. Самолетны ераграк очыру өчен физика законнарын төгәл белү кирәк, – диде Мөрәле мәктәбенең 7 класс укучысы Айрат Мифтахов.

Нәтиҗәдә, “Модельнең ераклыкка очышы” номинациясендә Иске Чәчкабтан Баязит Хәсәнов һәм Ульянководан Андрей Никитин, ә команда зачетында ике төркемдә дә Кошман мәктәбе беренче урынны яулады. “Модельнең төгәллек очышы” номинациясендә Кошман мәктәбеннән Ислам Миңнуллин, Федоровскоедан Кирилл Макаров, команда зачетында Олы Подберезье һәм Федоровское мәктәбе укучылары беренчелектә. “Модельнең очыш дәвамлылыгы” номинациясендә Иске Чәчкаб һәм Мөрәле мәктәбе укучылары Ранис Гаттаров һәм Айрат Мифтахов беренчелекне алды. Команда буенча беренчелектә – Мөрәле һәм Федоровское мәктәпләре.

Укучыларга дипломнарны мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин тапшырды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10