ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

1 апрельдән Россиядә пенсия өстәмә индексацияләнәчәк

24 март 2017, 21:15

1 апрельдән Россиядә пенсия өстәмә индексацияләнәчәк Эшләми торган пенсионерларның акчалары 1 апрельдән 0,38 процентка өстәмә индексацияләнәчәк.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Эшләми торган пенсионерларның акчалары 1 апрельдән 0,38 процентка өстәмә индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте, дип яза “Российская газета” басмасы.

Аның сүзләренчә, пенсия арту автоматик рәвештә башкарылачак. Моның өчен хөкүмәт тарафыннан өстәмә карарлар кабул итәргә кирәкми. Пенсия фонды кабаттан исәпләүгә кереште. Эш шунда: элеге индексация башта ук казна турындагы канунга кертелгән иде.

Эшләми торган пенсионерларның акчалары февральдә 5,4 процентка индексацияләнгән иде.

Өстәмә индексация өчен Россиянең пенсия фонды 14 миллиард сум акча сарыф итәчәк, дип ачыклык керткәннәр министрлыкта.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10