ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Көнчыгыш конференция финалының беренче матчында оттырды

24 март 2017, 20:49 , Фото: ak-bars.ru

Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә икенче матч Магнитогорскида 26 мартта уза.

(Казан, 24 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалының беренче матчында Магнитогорскида "Металлург" командасына оттырды – 1:2.

"Ак Барс" исәпне беренче булып ачты – икенче период уртасында күплектә уйнаудан оста файдаланып, Федор Малыхин уңышка иреште. Боз хуҗаларының җавабы озак көттермәде – КХЛда плей-оффның иң нәтиҗәле уенчысы Данис Зарипов чираттагы алкасын кертте. Хәзер аның исәбендә бу сезонның плей-оффында керткән 12 алка бар.

Матчның төп вакыты да, өстәмә билгеләнгән беренче период та 1:1 исәбенә төгәлләнде. Ә икенче овертайм башында көчле һөҗүмгә күчкән "Ак Барс" командасы уенчыларының алышынган вакытындагы ялгышыннан файдаланып, Сергей Мозякин Казан капкачысы Эмиль Гарипов белән бергә-бер чыгып, җиңү китергән алка кертте.

Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә икенче матч та Магнитогорскида – 26 мартта уза.

Хоккей. Гагарин кубогы. "Металлург" (Магнитогорск) – "Ак Барс" (Казан) – 2:1 2ОТ (0:0, 1:1, 0:0, 0:0, 1:0).

0:1 Малыхин (Охтамаа, 29:01, күплектә)

1:1 Зарипов (Антипин, Мозякин, 37:30)

2:1 Мозякин (Ли, Коварж, 85:02).

Капкачылар: Кошечкин – Гарипов.

Сериядә исәп: 1 - 0.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10