ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның берничә сулыгы боздан арынды

24 март 2017, 18:03

Республиканың 4 сулыгында боз тулысы белән эрегән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе республика сулыкларындагы бозның калынлыгы турында белешмә биргән.

Иң калын боз Түбән Кама районы Кызыл Чишмә авылы янындагы Пионер күлендә саклана. Боз катламы 39-40 сантиметрны тәшкил итә. 32 дән 40 сантиметрга кадәр боз калынлыгы шулай ук Алабуга янындагы Камада һәм Соколка авылы янәшәсендә, Мамадыш янындагы Нократ елгасында һәм Мамадыш районы Лубян, Пятилетка авыллары янында.

Буадан 2-3 чакрым ераклыкта Зәй сусаклагычының сулъяк ярында, Түбән Кама районы Зәй елгасы тамагында, Нармонка торак пункты янындагы Мишә елгасында, шулай ук Балык Бистәсе районында Рус Әшнәге авылы яәшәсендәге Кама елгасы боздан тулысы белән арынган.

Республика сулыкларындагы бозның торышы белән Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10