ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

“Чистай җәмәгате” җинаятьчеләренә җәза билгеләнде

23 март 2017, 13:16

Гаепләнүчеләр җинаять җаваплылыгын катгый режимлы колониядә үтәячәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанда Россиянең Идел буе округы хәрби суды “Чистай җәмәгате” төркемендә катнашучыларны гаепле дип тапты. Судта аларның Татарстанда террорчылык актларын оештыруы һәм анда катнашулары билгеләнде.

38 яшьлек Марат Сабиров 24 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 32 яшьлек Рафаэль Зарипов 23 елга колониягә озатыла. 38 яшьлек Айрат Ситдыйков - 19 елга, 36 яшьлек Алмаз Галиев - 18 елга, 25 яшьлек Михаил Мартьянов - 16 елга, 29 яшьлек Руслан Гафуров - 17 елга, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев  - 18 елга, 29 яшьлек Станислав Трофимчик - 16 елга һәм 53 яшьлек Рамил Абитов 19 елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр.

Суд аларны террорчылык җәмгыяте төзүдә, анда катнашуда, терактлар оештыруда, террорчылык эшчәнлегенә катнашучылар җәлеп итүдә, законсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм башка икътисади җинаятьләрдә гаепле дип тапты.

Тугыз гаепләнүче дә җинаять җаваплылыгын катгый режимдагы колониядә үткәрәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10